Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Шәһәрнең 4 нче лицей мәктәбе укучыларының чыгарылыш тантанасы

Бүген Азнакай районының барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестаты тапшыру тантанасы уза.

 

Шәһәрнең 4нче лицей мәктәбе   өчен үткәрелгән тантанада район  башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Гыйләҗева,  мәктәп директоры Илмир Шәйдуллин  катнашты. 
Тантананың төп сәбәпчеләре:  берсеннән-берсе матур, купшы күлмәкләр кигән кызлар, Ватаныбызны сакларга әзер торган горур егетләр.
Бәйрәмнең котлау өлешен район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде.


“ Сез тырышып белем алдыгыз, имтиханнарны уңышлы тапшырдыгыз. Иң яхшы уку йортларында белем алып, районыбызга әйләнеп кайтыгыз”- дип теләде муниципаль район башлыгы.

Балаларын кеше итү өчен зур көч куйган әти-әниләргә, укучыларга ныклы белем биргәннәре, гаиләгә тәрбия бирүдә ярдәм иткәннәре өчен укытучыларга  рәхмәтен җиткерде.
Изге теләкләргә башка җитәкчеләр, әти-әниләр, шулай ук сыйныф җитәкчеләре Роза Кәримова һәм Гөлгенә Кашапова да кушылды.
Истәлекле бәйрәм чарасында ихлас котлаулар белән бергә шатлыклы күз яшьләре дә,  чын күңелдән  башкарылган җырлар, алыштыргысыз мәктәп вальсы да булды. Һәм менә ул дулкынландыргыч мизгелләр:  зур тырышлык, авыр сынаулар аша көтеп алынган аттестатларны кулга алу минутлары! Йөзләре сөенечтән балкый, шатлык чәчеп елмая аларның.
Быел 4нче мәктәпне 18 укучы тәмамлый. Аларның икесе алтын һәм өчесе көмеш медальгә лаек.
Бүген һәркем үз алдына куелган максатларга ирешә, үз потенциалын тулысынча ача алсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Ә моның өчен бары тик максатчанлык һәм теләк кирәк. Алга куйган хыял, максатларыгыз чынга ашсын. Уңышлар сезгә, кызлар, егетләр!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев