Азнакайда мәктәпкәчә яшьтән үк балаларга акчаның әһәмиятен өйрәтәләр
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда мәктәпкәчә яшьтән үк балаларга акчаның әһәмиятен өйрәтәләр

Азнакай шәһәрененең​ 21нче “Сандугач »​ балалар бакчасында финанс грамоталылык буенча зональ семинар-практикум узды.

Мәктәпкәчә яшьтән үк финанс грамоталылыгына өйрәнү баланың шәхес үсешенә бик файдалы йогынты ясап, "хезмәт-акча-әйбер" төшенчәләренең үзара бәйләнешен аңларга ярдәм итә.

Семинарда​ Азнакай, Актаныш, Минзәлә районнарыннан тәрбиячеләр катнашты.

Биредә балалар бакчасының эш тәҗрибәсе каралды, өлкәннәр һәм әзерлек төркемнәрендә ачык дәресләр үткәрелде һәм  балалар катнашындагы "Топтышканың туган көне" әкияте дә тәкъдим ителде.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев