Азнакайда яшь укытучылар форумы узды
Яшь укытучыларның район җитәкчелеге белән очрашуы, үзара тәҗрибә уртаклашу, алга планнар кору районда матур традициягә әйләнде.
Укытучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, хезмәт юлының зур эшчәнлеген мәгарифкә багышлаган Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева сәламләделәр, киңәшләрен бирделәр. Эшләрендә уңышлар теләп, бүләкләр тапшырдылар. Чарада төрле осталык бәйгеләрендә җиңү яулаган укытучыларга да бүләкләр тапшырылды. Әнә шулай яшь укытучыларга үз эшләрендә зур уңышларга ирешкән коллегалары белән очрашу, үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә булды. Алар киләчәктә уңышларга ирешү теләге белән яналар:
«Мин кечкенәдән үк әнием Хөсәенова Фәйрүзә Васил кызы янында үстем. Әнием янына эшкә, бәйрәмнәргә бара идем. Аның үз эшен, балаларны яратып эшләвен күреп соклана, кызыга идем. Укытучы буласым килде. Һәм менә быел теләгемә ирештем: гимназиядә инглиз теле дәресләрен укытам, киләчәктә немец телен дә укыту теләге бар. Үз эшемне, укучыларымны бик яратам», – ди Хөсәенова Инзилә Зиннур кызы.
Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев