Азнакайда Географик диктантны 500 дән артык кеше язды
Акциядә теләгән һәркем катнаша алды.
«Рус географик җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оештасы башлангычы белән уздырылган диктантның төп максаты – халыкның географик белем дәрәҗәсен бәяләү, география фәненә кызыксыну уяту.
Әлеге акциядән азнакайлылар да читтә калмыйлар. Быел анда 500 дән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә бар иде.
«Диктант тәмамлангач, барлык катнашучыларга таныклыклар тапшырылды, ә үз нәтиҗәләреңне Диктант сайтында (dictant.rgo.ru) 21 декабрьдән соң табарга мөмкин. Моның өчен бланкның идентификация номерын кертергә кирәк булачак», – ди мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев