Азнакайда елның иң яхшы тәрбиячесен билгелиләр
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда елның иң яхшы тәрбиячесен билгелиләр

«Ел тәрбиячесе» бәйгесенең район этабында 16 педагог катнаша

Бүген шәһәрнең 14 нче «Родничок» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-2023» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы старт алды.

Ул тәрбиячеләр һәм балаларга татар теле буенча белем бирүчеләр арасында ике номинация буенча үткәрелә.

— Конкурс өч көн барачак. Беренче көнне тәрбиячеләр занятиеләр күрсәтсә, аннан соң үзләре белән таныштыра, мастер-класслар үткәрәчәкләр. Тәрбияче бала белән бер дулкында булырга тиеш. Шуңа җиңүчеләрне билгеләгәндә тәрбиячеләрнең балалар белән ничек эшләвенә, аның һөнәри дәрәҗәсенә, занятиеләрдә заманча алымнар куллануына игътибар бирәчәкбез, — ди мәгариф идарәсе методисты Эльвира Сәитова.

Муниципаль этапта җиңү яулаган тәрбиячеләр Азнакай данын зона бәйгесендә яклаячак.

 

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев