Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучысы татар теле буенча Халыкара олимпиада призеры булды

Татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 14-17 апрельдә татар теленнән ХII Халыкара олимпиада үткәрелде.

Анда районыбыздан 8-11 нче сыйныфларда белем алучы сигез укучы катнашты. 

Югары баллар туплап, 4 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Элиза Саниева (укытучысы – Халидә Сабирова) призлы урынга лаек булды.

Олимпиаданың йомгаклау этабы өч турдан торды: анда катнашучылар татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча биремнәрне язма рәвештә үтәделәр, аннан сорауларга телдән җавап бирделәр, татар халкы тарихы, мәдәнияте һәм каһарманлык мирасы белән бәйле темаларга фәнни һәм иҗади проектлар тәкъдим иттеләр. 

Быел олимпиадада Россиянең 28 төбәгеннән 500дән артык укучы, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан кунаклар катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев