Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучылары һәм студентлары бергә җыйналды

Азнакай политехник техникумында «Безнең караш» яшьләр медиа-форумы узды.

Әлеге чарага Азнакай шәһәре, Актүбә бистәсе һәм авыл мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары чакырулы иде. Мондый  форум техникум кысаларында икенче тапкыр үткәрелә. Аның беренчесе республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында  узган. Катнашучыларны уку йортының директоры Роберт Хөснетдинов сәламләп, әлеге чараның бик кызык һәм эчтәлекле булуын ассызыклады.

«Бүгенге чараның  максаты – үзебезнең һөнәрләр турында мәктәп укучыларына  билгеле бер мәгълүмат бирү, үзебезнең учреждениедәге мөмкинлекләрне күрсәтү һәм инде үзебезнең мәктәп укучыларына шушы һөнәрләргә карата аларның фикерләрен ишетү, аралашу» – диде Роберт Әнис улы.

Форум чыннан да, бик кызыклы  һәм эчтәлекле булды. Укучылар техникумда урнашкан уку цехларында, лабораторияләрдә булып, видеороликлар төшерделәр. Соңыннан, әлеге иҗади эшләр буенча җиңүчеләр дә билгеләнде. Мәктәп укучыларын алып килгән остазлар өчен осталык дәресләре үткәрелде: алар пешекчеләр цехында тавык урамасы пешерергә өйрәнделәр. Яңадан  тегү остаханасендә кызыклы вакыт уздыру чараларында катнаштылар.

Укучылар өчен мондый форум әле республикада беренче тапкыр үткәрелә. Без моны традицион форматка кертеп җибәрергә уйлыйбыз, дип сөйләде техникумның укыту эшләре буенча директор урынбасары Альбина Мөбәракшина.

«Безнең караш» яшьләр медиа-форумын киләчәктә якын-тирә районнар арасында да үткәрергә мөмкинлек туар, дип өмет итәләр оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев