Бүген 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укучылар «Үлемсез полк» акциясендә катнаштылар.
Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларының фотоларын горур күтәреп, бәйрәм шарлары тотып, мәктәп тирәли тантаналы төстә үттеләр.
– Мондый чаралар буыннарны берләштерә, тарихка хөрмәт тәрбияли һәм тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Фазыл кызы.
Нет комментариев