Азнакай «Киләчәк мәгарифе» идарә командаларын билгеләде
Азнакайда беренче тапкыр идарә командаларының «Киләчәк мәгарифе» турниры узды.
Әлеге чараны Мәгариф идарәсе оештырып, ул шәһәр һәм район мәктәпләреннән сигез иң көчле команданы җыйды.
Һәр команда составында директорлар, профсоюз лидерлары, киңәшчеләр, педагоглар һәм перспективалы яшь идарәчеләр бар иде. Катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Гыйләҗева сәламләп, районыбыз мәгарифен үстерүдә куйган хезмәтләре өчен педагогларга рәхмәт белдерде, алда уңышлар теләде. Турнир барышында командалар биш катлаулы этапны үттеләр:
Монда визит карточкасы, кейслар чишү дә булды; иҗади биремнәр дә башкарылды.
Мондый очрашулар лидерлыкны, идарә итү күнекмәләрен һәм стандарт булмаган фикерләүне үстерүгә зур бер адым ясау, дип билгеләп үтә бәйгене оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев