Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай йолдызчыклары фестиваль-бәйгесендә җиңүче нәниләр бүләкләнде

Азнакай шәһәр һәм район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында икенче тапкыр уздырылучы Азнакай йолдызчыклары фестиваленә йомгак ясалды

Анда 5 номинациядә 112 талантлы бала катнашты. Әлеге уңайдан Балалар иҗаты үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Талантлы балаларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район мәгәриф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗевалар тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

 – Районыбызда талантлы, сәләтле, креатив балалар бик күп. Бу безнең өчен зур горурлык. Балалар арасында талантларны эзләү максатыннан мондый бәйгеләрне оештырган, балаларның сәләтен күреп алып, аны үстергән өчен әти-әниләргә мәгариф идарәсе җитәкчеләренә, аеруча Зөлфия  Солтангировнага, тәрбиячеләргә һәм әлбәттә балаларның үзләренә зур рәхмәт. Без сезне бик яратабыз, балалар, – диде Марсель Шәйдуллин.

Соңыннан җитәкчеләр сәләтле нәниләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар, фотосурәтләргә төштеләр, җырладылар биеделәр. Әнә шундый бик күңелле бәйрәм булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев