Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә.
Мәктәп яны ял лагерьларын 1 июльдән мәдәният учреждениеләре алыштырды.
“Балаларның ялын файдалы һәм куркнычсыз итеп оештыру максатыннан шәһәр һәм авыл мәдәният йорталары каршында быел ял лагерьлары оештырырга булдык, – ди шәһәр-район Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева. – Һәр мәдәният учреждениесе планнар төзеде. Лагерьлар эшчәнлеге август аенда да дәвам итәр дип көтелә.
Шәһәр һәм авыл балаларын кызыклы уеннар, төбәкне өйрәнү музеена, паркларга, табигатькә экскурсияләр көтә. Шулай ук кино челтәре график нигезендә авылларга йөреп кинофильмнар күрсәтәчәк. Ландыш Шәрәфиева белдерүенчә, экологик өмәләр, авылларда ялгыз өлкәннәргә ярдәм буенча волонтерлык та оештыру каралган.
Нет комментариев