Актүбәнең 5 нче «Золотой ключик» балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.
Сабыйлар иң кадерле кешеләренә җыр-биюләр, шигырьләр һәм күңелле уеннар аша мәхәббәтләрен белдерде.
Әниләр — һәр баланың тормышындагы иң якын, иң газиз кешесе. Аларның назлы кочагы, җылы сүзе һәм кайгыртуы сабыйларга көч һәм ышаныч бирә. Шуңа күрә әниләргә багышланган бу бәйрәм балалар бакчасында аеруча җылы мохиттә үтте.
Бәйрәм барышында нәниләр әниләре өчен матур шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, дәртле биюләр күрсәтте. Әниләр дә балалар белән бергә кызыклы уеннарда катнашып, шатлыклы мизгелләр кичерде.
Кичә ахырында сабыйлар кадерле әниләренә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырды. Ә бәйрәмнең иң матур мизгелләренең берсе — балаларның «Җырлыйм әнием турында» исемле җырны күмәкләп башкаруы булды.
Фәнүзә Кашапова, татар теле тәрбиячесе.
Нет комментариев