Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КУЛЛАНУЧЫ ПОЧМАГЫ

Товар алганда игътибар кирәк шул

Азнакай шәһәренең бер тулай торагында яшәүче 77 яшьлек ханым, өченче төркемдәге инвалид, сихәтлеге начар булу сәбәпле, гомуми кулланыштагы кухняга чыгып йөри алмаганлыктан, бүлмәсенә электр миче алырга була.

Узган елның октябрендә ул аны интернет челтәрендәге бер кибеттән кайтарта да. Мич 4562 сумга төшә. Кайтарылган җирдән товарны алганда ук аның электр конфоркасы бер кабызуда ук янып китми. Әмма ул өйдә эшләп китмәсме, дигән өмет белән, ханым аны барыбер алып кайта. Юк, бер булмагач, булмый инде, өйдә дә ул кабынмый, мичнең корпусы бик нык кыза.

Товарны алганнан соң өч көн эчендә ул заказ җибәргән сайтка ярдәм сорап мөрәҗәгать юллый. Товарның кимчелекләрен күрсәтеп, аның тулай торакта янгын чыгуга сәбәп булу куркынычы турында да ассызыклый. Аңа сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кушып җавап юллыйлар. Шунда ук товарны бирү пунктында производство кимчелекләре булмавы турында мәгълүмат (фото, видео, коментарий) та теркәлгән була.

Әлбәттә, мондый җавап сатып алучы ханымны канәгатьләндерми, ул дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының Азнакайдагы хезмәткәренә мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, гражданка А.га дәгъвә белдерүдә ярдәм күрсәтелә, чөнки ул техник яктан катлаулы товарның кимчелекләре ачыкланганда, 15 көн эчендә аны кире кайтару хокукына ия.

Почта аша юлланган язмача дәгъвага 12 көннән соң, ниһаять, интернет-кибет сайтыннан җавап килә. Анда товарны кире кайтарырга рөхсәт бирелә.

Кулланучы А. әлегә мичсез, өстәвенә 300 сум акчасы почта чыгымнарына тотыла. Ә инде шушы вакыт эчендә кичерелгән мәшәкать, түккән нервларны әйтеп тә торасы юк. Ул үзенә ярдәм кулы сузган дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәренә чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев