Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КУЛЛАНУЧЫ ПОЧМАГЫ

Көнкүреш химиясен кире кайтарып буламы?

Кибеттән сатып алын­ган кер порошогы тыгыз кисәкләргә җыелган бу­лып чыкты.

Аны кибеттә алыштырып бирүдән баш тарттылар.

Бу очракта кем хаклы?

Алия Сәмигуллина, Азнакай

Газета укучыбызның әлеге соравын ТР буенча Дәүләт ал­коголь инспекциясенең Әлмәт районы буенча бүлегенә җибәреп, белгечләрдән түбәндәге җавапны алдык.

– “Кулланучылар хоку­кларын яклау турында”гы законның 25 нче маддәсе нигезендә, сыйфаты шик ту­дырмаган товар төсе, зурлы­гы, фасоны яки комплекта­циясе белән туры килмәгән очракта, аны сатып алган­нан соң 14 көн эчендә кире кайтарып була. Ләкин мон­да искәрмәләргә дә игъ­тибар итәргә кирәк. Әлеге исемлеккә көнкүреш химиясе дә керә (кер юу порошоклары, сабын, агарту чаралары, шам­пунь). Шулай итеп, Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә, тиешле сыйфатка ия булган көнкүреш химиясен кире кайтару яки башкасына алыштыру мөмкин түгел.

Әгәр дә товар сыйфат­лы булмаса, бу очракта сез сатучыга дәгъва белән мөрәҗәгать итә аласыз.

Сатып алынган товарлар­дагы җитешсезлекләрне яки аларның яраклылык вакыты чыгуны сыйфатсыз дип атар­га мөмкин.

* Мәсәлән, то­вар структурасының туры килмәве: әгәр сыеклык гельгә охша­ган эзлеклелеккә ия булса, порошок тыгыз кисәкләргә әйләнсә, гра­нулалы капсулалар фор­масын тотмаса һ. б.

* Товарда карал­ган механик әйберләр эшләмәсә дә, аның сый­фатында шик туарга мөмкин. Мәсәлән: сип­тергеч эшләми яки ан­нан сыеклык ага икән.

* Товарның кулла­ну вакыты чыкканлы­гы ачыкланса да дәгъва белдерергә мөмкин.

Сыйфатсыз, бозыл­ган көнкүреш химиясе алган очракта, сез то­варны кире тапшырып, түләнгән акчаны алырга яки аны сыйфатлысына алыштырырга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев