Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Зөбәрҗәт туегыз белән!

Зөбәрҗәт туй – сирәк очрый торган туй. Чөнки бик аз парлар гына 55 ел бергә яшәү бәхетенә ия.

Туйкә авылында яшәүче Җәвәһирә һәм Альберт Латыйфуллиннар – әнә шундый бәхетле гаиләләрнең берсе.

Әти белән әниебез 1970 елның 17 августында тормыш корып җибәргәннәр. Ныклы гаилә – ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Кадерлеләребез 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, шатлыкларны да, борчуларны уртак итеп, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшиләр. Безгә алар “Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, эш сөяргә, тормышны яратырга кирәк”, – дигән дөрес тәрбия бирделәр.

Бүген әти белән әни лаеклы ялда. Балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр. Без, барлык балалары, оныклары, аларны шушы Зөбәрҗәт туйлары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез тормыш, безне гел шулай шатландырып яшәүләрен теләп калабыз.

Кадерле әтиебез һәм әниебез!

Илле биш ел иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Гүзәл-Фатих, Марат-Рәсүлә, оныкларыгыз Альбина, Азат, Рөстәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев