Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеең белән!

Безнең өчен кадерле булган апабыз ГЫЙЛӘҖЕВА Гөлсинә Мөҗәһит кызының 31 мартта туган көне – матур юбилее.

Апабыз 30 елга якын картлар йортында шәфкать туташы булып эшли. Аның лаеклы хезмәте дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары белән билгеләнгән. Ул Татарстанның атказанган социаль хезмәткәре дә. Без аның белән горурланабыз.

Апабыз, без сине чын куңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр телибез.

Шундый киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итү, гаилә шатлыгы насыйп булсын, улың Гаделнең, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын.

Алтмыштамы, алтмышта...

Шатлык та күп, сагыш та.

Туры юлдан тайпылмадың

Атламадың ялгыш та.

Кайгыларга бирешмәдең

Юл куймыйча сагышка.

Яшә, апа, шатлыкта.

Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез.

Барлык туганнарың исеменнән: Регина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев