Хөрмәтле укытучыбыз, юбилеегыз белән!
Бүген яраткан сыйныф җитәкчебез, зур хөрмәткә лаек булган укытучыбыз Әхмәтшина Рәкия Фәнисовна үзенең матур гомер бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Рәкия Фәнисовна!
Сезне ихлас куңелдән олы юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз!
Сез - безнең балаларыбыз өчен укытучы гына түгел, ә чын остаз, зирәк дус һәм һәр өлкәдә дә үрнәк бирүче, илһамландыручы яраткан кеше. Сезнең тырыш, намуслы хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм балаларны яратуыгыз мәктәп дөньясын тагын да баета. Бетмәс-төкәнмәс энергиягез белән укучыларга көч бирәсез һәм үз-үзләрендә ышаныч уятасыз. Сез җыр-моңга бай шәхес буларак һәр укучыга җаныгызны биреп, сәләтләрен ачарга һәм үз-үзләрендә ышаныч булдырырга ярдәм итәсез. Без сезгә балаларга биргән тирән белемнәрегез, игътибарыгыз, кайгыртуыгыз, ярдәмнәрегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Сезгә матур юбилеегыз уңаеннан иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, шатлык-сөенечләр, эшегездә зур уңышлар телибез. Йөргән юлларыгыз ачык, туар таңнарыгыз якты булсын. Якыннарыгызның, дусларыгызның җылылыгын, кадер-хөрмәтен тоеп озын бәхетле гомер яшәргә язсын!
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Сез балкыйсыз безнең күңелдә.
Тормышыбыз сезнең белән матур
Рәхмәтлебез сезгә гомергә.
Сезне яратып, Азнакай 1нче урта мәктәбенең 3 нче А сыйныфы укучылары һәм ата-аналары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев