Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!
Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме уңаеннан котлыйм.
Бу мөбарәк ай дәвамында һәрберебез рухи чистарынды, сабырлык, мәрхәмәтлелек һәм үзара ярдәм күрсәтү кебек югары кешелеклелек сыйфатларын ныгытты. Бу ай – рухият, изгелек һәм ярдәмләшү ае. Догаларыгыз кабул, гамәлләрегез рәхмәтле булсын. Якыннарыгызның кадерен белеп, бердәм булып яшәргә язсын.
Ураза бәйрәме – ул игелек, шәфкать һәм дуслык бәйрәме. Бу көннәрдә безнең һәрберебезнең йөрәге иман нуры, мәхәббәт һәм шатлык хисләре белән тулсын. Өйләребездә һәм гаиләләребездә һәрвакыт тынычлык, татулык, җылылык хөкем сөрсен.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, исәнлек-саулык, бәхет, озын гомер, илебезгә иминлек, күңел тынычлыгы һәм һәр эшегездә уңышлар телим.
Бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев