Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле райондашлар!

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Гаилә – кеше тормышындагы иң зур бәхет, иң кадерле кыйммәтләрнең берсе. Ныклы һәм тату гаиләләр җәмгыятьнең ышанычлы терәге, киләчәк буыннарны тәрбияләүче төп учак булып тора.

Һәр яңа төзелгән гаиләгә без ихлас күңелдән сөенәбез, аларга бәхетле тормыш, үзара аңлашу һәм мәхәббәт телибез. Гаилә кору – яңа тормыш башы гына түгел, ул нәселне дәвам итү, милли һәм рухи кыйммәтләрне саклау, буыннар бәйләнешен ныгыту да. Ә инде еллар дәвамында бер-берсен хөрмәт итеп, кадерләп, тормыш юлларын иңгә-иң куеп узучылар һәрчак соклану һәм хөрмәт уята.

Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйм! Һәр йортта иминлек, җан тынычлыгы, муллык һәм бәрәкәт хөкем сөрсен. Бер-берегезгә булган җылы хисләрегезне саклагыз, гаилә учагыгыз һәрчак якты һәм нурлы булсын!

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев