Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле Нәҗибә Шәһадәт кызы Галиуллинага 60 яшь тулу уңаеннан!

Югары Стәрле авылында гомер итүче, хатын-кызның иң күркәм, гүзәл сыйфатларын үзендә туплаган бертуганыбыз Галиуллина Нәҗибә Шәһадәт кызына 19 сентябрьда 60 яшь тула.

  Апа туган авылыбыз Урманайда китапханәче, Стәрледә бухгалтер эшен яратып, җиренә җиткереп башкарды. Соңгы елларда  эшләгән “Акбарс” иминиятләштерү компаниясенең  үрнәк  хезмәткәре буларак Мактау тактасыннан төшмәде.

  Үз эшенең остасы булуы өстенә туганыбыз гаиләсендә кадерле тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, сөекле әни дә. Фәнил җизнәбез белән  гаиләдә алар бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә алты оныкларының яраткан әби-бабасы алар. Авылыбызда хезмәт сөючәнлек, тырышлыклары белән хөрмәтле әлеге гаиләнең шау чәчәккә күмелгән йорт-җире балкып тора. Эшләре киңәшле, дус-туганнарга ишекләр ачык, кунакчыл алар.

  Әниебез урынына калган апабыз биш бертуганны барлап тора, борчуларыбызны уртаклашып, шатлыкларыбызга бездән дә артык сөенә ул. Төпле киңәшләрең, игелегең, шәфкать тулы күңелең өчен бик  рәхмәтле без сиңа, апа.

Апабызны бәйрәме белән тәбриклибез  һәм ныклы сәламәтлек телибез. Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүткәндә җизнәй белән бәхетле мизгелләрне бергә кичерегез, үзегезгә алмашка үстергән, берсеннән-берсе акыллы, тәүфыйклы балаларыгыз, әби-бабай дип өзелеп торган оныкларыгызның игелегенә куанып яшәргә язсын. Тормыш үрләрен менгән саен дәрт-дәрманың, яшәү көчең арта торсын, уңышлар китергән сөенечләр күңелеңне яктыртып торсын.

Марсель – Вәсилә,  Салават - Резеда, Нәзирә - Рәсим, Азат - Энҗе һәм балалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев