Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән шатлыклы да, дулкынландыргыч та, бераз моңсу да Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Бүгеннән сез балачак иле белән хушлашып, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басасыз. Белем һәм тәрбия биргән, уңышларыгызга сөенгән, борчуларыгызга көенгән укытучыларга, һәрчак яныгызда терәк булган әти-әниләрегезгә рәхмәтемне белдерәм!

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Кайларда гына яшәсәгез дә, нинди генә үрләргә ирешсәгез дә, мәктәбегезне, укытучыларыгызны, туган ягыгызны онытмагыз! Сезгә зур тормыш юлында очраган сынауларны җиңәрлек ихтыяр көче, ныклы сәламәтлек, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны, бәхет-шатлыклар гына юлдаш булуын телим. Мәктәптә алган аң-белем якты уй-хыялларыгызны чынга ашырырга, һәрберегезгә үз юлын табарга ярдәм итсен. Хәерле юл сезгә!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев