Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Сабан туе гөрләп узсын!

Хөрмәтле азнакайлылар, шәһәребез һәм районыбыз кунаклары!

Сезне чын күңелдән милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм.

Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Сабан туе милләтнең кунакчыллык,  күңел киңлеге, рух күтәренкелеге кебек асыл сыйфатларны чагылдыра, буыннар арасында рухи бәйләнеш булып тора.

Сабантуй – ул язгы кыр эшләре төгәлләнүне билгеләгән, игенче хезмәтенә дан җырлый торган бәйрәм. Азнакай игенчеләре быел да иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр һәм югары һөнәри осталыкларын күрсәтеп, аны вакытында төгәлләделәр. Күңел җылысын салып, намуслы хезмәтләре белән табыннарыбыз муллыгы өчен армый-талмый көч куючы авыл хезмәтчәннәренә, ветераннарыбызга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. 

Сабан туе һәрберебезгә яңа көч һәм киләчәк көннәргә ышаныч китерсен, районыбызның чәчәк
атуы өчен күркәм эшләр һәм башлангычларга рухландырсын. Бәйрәм көнендә һәрберебезнең кәефе күтәренке, күңеле көр булсын! Барчагызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль
районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев