Рәхмәтебез чиксез сиңа, әни!
Сарлы авылында гомер итүче ХӨСНЕТДИНОВА Зөлфия Фәис кызы 11 октябрьдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!
Кадерлебез, сине шушы зур, шатлыклы бәйрәмең белән котлыйбыз!
Ел фасылының иң бай, алтын көзендә тугангадыр, әниебез алтын куллы, олы йөрәкле, сабыр холыклы, хезмәт сөючән.
Тирә-ягындагы һәр кешегә шатлык өләшүче, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче – шуңа күрә үзе дә олы ихтирам казанып яши ул.
Әтиебез Рашат белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Сөйкемле һәм сөекле әниебез, сиңа ныклы саулык телибез. Алдагы гомер юлларыңны балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, якыннарыңнын таянычын күреп, кадер-хөрмәттә, әти белән тигезлектә яшәргә язсын.
Аллаһ синең барлык изге теләкләреңә, ниятләреңә, догаларыңа җавап бирсен.
Зур хөрмәт белән: кызларың Резеда, Регина, кияүләрең Равиль, Марат, оныгың Сәидә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев