Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз! Бу бәйрәм – төрле буын кешеләрен берләштергән, һәркем өчен якын һәм кадерле булган көн. Ул хезмәтнең дәрәҗәсен, тырышлыкның кадерен, бердәмлекнең көчен тагын бер кат искәртә.

Азнакай җире һәрвакыт хезмәт сөючән, тырыш, намуслы халкы белән дан тотты. Бүген дә якташларыбыз үзләренең фидакарь хезмәте белән район үсешенә, республикабызның икътисади һәм социаль тормышына лаеклы өлеш кертә.

Туган җиребезнең иминлеге, төзеклеге, матурлыгы өчен хезмәт куючы һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кадерле дуслар! Язның кояшлы җылы көннәре һәрбарчагызга яңа көч һәм идеяләр алып килсен. Куйган максатларыгыз тормышка ашсын, хезмәтегез шатлык һәм канәгатьлек китерсен. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек телибез! Бәйрәм белән!

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев