Район башлыгы янгын сагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Янгын сагы хезмәте – иң җаваплы, катлаулы һәм шул ук вакытта иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Сез көн саен кешеләрнең гомерен һәм милкен саклау өчен үзегезне куркыныч астына куясыз. Сезнең районыбызда янгын иминлеген тәэмин итү, профилактика эшләрен алып бару, ашыгыч ярдәм күрсәтү өлкәсендәге хезмәтегез бәяләп бетергесез.
Көндәлек киеренке хезмәтегез, батырлык һәм оперативлык күрсәтүегез өчен барлык янгын сагы хезмәткәрләренә, ирекле янгын сүндерүчеләргә, тармак ветераннарына зур рәхмәт.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч хезмәт көннәре, эшегездә уңышлар телим!
Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев