Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы азнакайлыларны бердәмлек һәм муллык бәйрәме – Сабан туе белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар, бәйрәмебез кунаклары! Чын күңелдән сезне халкыбызның иң күркәм һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе белән тәбрик итәм!

Безнең өчен Сабантуй аеруча зур мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын билгеләп кенә калмый, халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген, игенче хезмәтенә булган тирән хөрмәтен дә чагылдыра.

Ә Азнакаебыз өчен ул икеләтә кадерле, чөнки авыл хуҗалыгы районыбыз икътисадының төп тармакларының берсе булып тора. Быел да игенчеләребез 100 мең гектардан артык чәчүлек мәйданнарында кыр эшләрен уңышлы тәмамлады. Терлекчелек тармагындагы күрсәткечләребез дә сөендерә. Бүген районыбыз хезмәтчәннәре тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт җитештерә.

Көнне төнгә ялгап хезмәт куючы, үзләренең намуслы хезмәте белән районыбызның һәм республикабызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче барлык хезмәтчәннәребезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Алар белән бергә иңгә-иң куеп эшләүче авыл җирлекләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы белгечләренә һәм хөрмәтле ветераннарыбызга да тирән рәхмәт сүзләремне юллыйм.

2026 ел районыбыз өчен истәлекле юбилейлар елы булып тора: район оешуның – 95, «Азнакайнефть» идарәсенең – 70, Актүбә эшчеләр бистәсенең 70 еллыгын матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршылыйбыз. Районыбызда дәүләт программалары уңышлы гамәлгә ашырыла, яңа йортлар, социаль һәм мәдәни объектлар төзелә, юллар яңартыла һәм төзекләндерелә.

Хөрмәтле азнакайлылар! Кадерле кунаклар, якташлар, дуслар!

Барыгызны да Сабан туе бәйрәме белән котлыйм! Бу күркәм бәйрәм күңелләрегездә матур тәэсирләр калдырсын, һәр йортка бәхет, муллык һәм бәрәкәт алып килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, иминлек һәм яңадан-яңа уңышлар телим. Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев