Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы Азнакай әниләрен бәйрәм белән котлады

30 ноябрьдә Әниләр көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм белән, кадерлеләребез!

Хөрмәтле әниләр! Сезне гаҗәеп якты бәйрәм – Әниләр көне белән  тәбрик итәм. Әниләр көне иң якын һәм иң кадерле кешеләребезгә багышланган бәйрәм. Аларның бөек һәм изге мәхәббәте безне бишектән җылытып килә, тормыш киртәләрен узарга, уңышка өметләнергә һәм ышанырга булыша. Безгә ничә яшь булуы мөһим түгел – әниләрнең ягымлы сүзе, күңел җылысы, назлы карашы, зирәк киңәше балаларга да, зурларга да бик кирәк.

Сез гаилә традицияләрен, җәмгыятебезнең әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрен саклаучы да. Әниләрнең кылган игелеген санап бетерү мөмкин түгел!

Безгә гомер бүләк иткәнегез, һәрчак аңлавыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Күзләрегездә шатлык очкыннары бер дә сүнмәсен! Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Балаларыгыз бары тик шатлыклы хәбәрләр белән генә сөендереп торсыннар, аларның уңышларына куанып, озын-озак гомер кичерергә язсын.

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев