Марсель Шәйдуллинның халыкара өлкәннәр көне белән котлавы
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне
Хөрмәтле өлкән буын райондашларыбыз!
Өлкәннәр көне уңаенннан безнең иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Күңелләребездә үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә ихтирам күрсәтәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез районның үсеше, киләчәге өчен озак еллар намуслы хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Күбегез әлегәчә эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлешен кертә. Киңәш сорап та сезгә мөрәҗәгать итәбез, эш һәм тормыш тәҗрибәгезгә таянабыз.
Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, имин көннәр телим, ул-кызларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның игътибар-хөрмәтен һәм яратуын тоеп, озак еллар яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев