Күркәм юбилеең белән, кадерлебез!
Югары Стәрле авылында яшәүче яраткан әниебез, әбиебез Мияссәрова Гөлсия Нури кызының 15 августта 80 яшьлек олуг юбилее! Кадерлебез, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз!
Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык синең. Ачык йәзле, туры сүзле, туган җанлы, ярдәмчел кеше син безнең өчен. Безгә эшләгән яхшылыкларың үзеңә савап булып әйләнеп кайтсыннар. Барысы өчен зур рәхмәт. Алдагы тормышыңда да тазалык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, барлык туганнарның хөрмәтен тоеп, шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвеңне телибез.
Туган көнең котлы булсын, әни,
Озак еллар язсын яшәргә.
Кочагыңа безне кочып алып,
“Балам”, диеп сөеп яшәргә.
Иң изге теләкләр белән: кызың, улың, оныкларың һәм оныкчыкларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев