Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең белән!

“Әни” - диеп әйтер кешең булу, Нинди шатлык бит ул, зур бәхет. Гел яшәргә язсын иде шулай, “Әни” – диеп назлап эндәшеп.

Җир йөзендә әнидән дә якын, рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Әниебез булу белән без бик бәхетле.

 Кәкре Елга авылында туып үсеп, бүгенге көндә Түбән Якый авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Мәрданшина Хаҗәр Газиз кызы 7 сентябрь көнне олы юбилее – 90 яшен каршы ала.

Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әниебез! Без сине бүгенге бәйрәмең белән котлыйбыз.Сиңа озын гомер, бәхет–шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Озак яшә, кайгы–хәсрәт күрмә, һаман шулай безгә терәк булып яшә, дөньяда синең барлыгыңны тоеп яшәү – безнең өчен зур бәхет.

Яшә һич тә картаймыча,

Шат күңелләрең белән гомер ит!

Гөлгә кояш ничек кирәк булса,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Сәламәтлек юлдаш булсын,

Йөзгә чаклы яшә көчеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә!

Иң изге теләкләр белән: кызларың, кияүләрең, улың, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев