Кояш кебек балкып яшә!
Җир йөзендә безнең өчен кадерле, газиз булган, матур табигатьле Ык буенда урнашкан Стәрле авылында туып-үскән, хәзерге көндә Азнакай шәһәрендә яшәүче тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Шәйхелисламова Фәридә Зөфәр кызының 19 июнь көнне 60 яшьлек юбилее.
Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледәнкадерле син безнең өчен. Үзең һәрвакыт та көчле рухлы, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел! Кадерлебез, уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез! Сиңа ныклы тазалык, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәү насыйп булсын!
Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, жылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гайсә, балаларың, оныкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев