Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

Кадерле, сөекле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Мифтахова Нурдидә Насибулла кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрегез дә әти белән тигезлектә, бары тик шатлыкта гына үтсен. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларның, оныкларның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Барыбызның шатлык-куанычларына уралып, һәммәбезгә кирәк һәм терәк булып яшәргә язсын.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын.

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә

Картаерга бер дә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фәһим, балаларың Эльвира, Эльза, оныкларың Адель, Әмир, Самир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев