Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бүген безнең өчен кадерле булган туганыбыз Ситдыйков Наил Вәгыйз улының туган көне.

Югары Стәрле авылында, моннан 65 ел элек, нәкъ менә 1960 нчы елның 7 ноябрендә, Вәгыйз белән Тәнзилә гаиләсендә дөньяга килә ул. Чынлап та авыл кешесенең эш чорында тугангамы, ул бик тырыш, уңган, куйган максатына ирешүчән кеше. Кечкенәдән әтигә ияреп, ул бик күп һөнәрләргә өйрәнде. Урта мәктәпне бишле билгесенә генә тәмамлап, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Кулына диплом алгач, армия сафларында хезмәт итте. Хезмәт юлын үзе алган профессиягә тугры булып, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли. Ул эш дәверендә район, республика җитәкчеләренең. Мактау грамоталарына ия булды. Кайда гына эшләсә дә, ул кешеләргә игътибарлы, тәлапчән, үз эшен яратып башкара. Өйләнеп акыллы ике бала үстерәләр. Матур гына яшәгәндә, тормыш иптәшен югалта. Ике баланы укытып, зур тормыш юлына бастыру аның җилкәсенә калды. Ныклы ир-атларга хас булганча ул тормыш юлында ныклы, төп нигезне ташламый, һәрчак кайтып, әти-әнине хөрмәтләп-тәрбияләп, соңгы юлга озатты.

Кадерле, туганыбыз! Сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч гомер, шатлык-куанычлар телибез. Киләчәктә язмыш сине кайгы-хәсрәтләр белән сынатмасын, озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын.

Еллар кырыс, мәрхәмәтсез—
Маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мәңге яшь булып кала.
65 яшең тулса тулсын,
Йөрәк утың сүнмәсен,
18 дәге шикелле
Тынгы бирми дөрләсен.
Яшә, туганыбыз, кайгы белмә,
Хәсрәт күрми дөньяда,
Хөрмәтләсен дус-ишләрең
Кадерле бул һәркайда.
Иң изге теләкләр белән: туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев