Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

Кадерле кызым, сөекле тормыш иптәшем, яраткан әнием Хәбирова Лилия Фәрит кызын чын күңелдән гомер бәйрәме – юбилее белән котлыйбыз.

Кадерлебез, сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет - куанычлар белән озын һәм тигез гомер телибез. Әрнү - сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, кызыңның һәм булачак оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Аллаһ Тәгалә насыйп итсен.

 

Кызым!

Акыллы да, сабыр да син,

Тыйнак һәм итагатьле.

Юбилеең котлы булсын,

Йөзләреңдә бәхет балкысын.

Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә

Һич сүнмәсен кояш яктысы.

55 ел узып киткән

Сизми сизелми генә,

Тормыш юлын синең кебек,

Матур үтәр кем генә.

Син бәхетле, гаиләң тигез,

Инсафлы синең кызың.

Кылган гамәлләре белән

Кабатлыйдыр ул сине.

Син булганга, кызым, мин бәхетле,

Синең белән якты һәр көнем.

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,

Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Аллаһ синең барлык изге теләкләреңә, ниятләреңә җавап бирсен.

 

Сине яратып, хөрмәт белән: әниең Рәзинә, ирең Азат, кызың Әдилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев