Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

Кадерле әниебез, әбиебез Сәйфуллина (Кыямова) Әнисә Харис кызы 8 апрельдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгелеп үтә.

Олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле, бик тә сабыр, тыйнак, туган җанлы әниебезне гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Кадерлебез 1934 елда Әлмәт районы Мөгезле Елга авылында туып, хәзергесе көндә Азнакай районы Чубар Абдул авылында гомер итә. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килсә дә, бирешми. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, Лениногорск  төзүчеләр техникумына укырга керә. Мастер-төзүче һөнәрен алып, хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә төзүчеләр трестында инженер булып башлап җибәрә.

1963 елда алар әтием белән Чубар Абдул авылына кайтып төпләнәләр. Әниебез лаеклы ялга чыкканчы Тукай колхозында намуслы хезмәт куя, Мактау грамоталары, бүләкләргә ия. Коммунистлар партиясы әгъзасы, депутат та була әниебез . 

Авыл халкы алдында хөрмәтле, туганнары арасында кадерле булган әниебез бүген дә балалары өчен ныклы терәк, оныклары, оныкчыклары өчен яраткан әби, күрше-тирәгә яхшы дус.

Кадерлебез! Сиңа бәхетле картлык телибез, сәламәт булып, хөрмәткә төренеп озак еллар яшәргә язсын сиңа!

Сине бик яратып, иң изге теләкләр юллаучы кызың Лилия. Минем теләкләргә барлык балаларың, оныкларың, туганнарың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев