Кадерле хатын-кызларыбыз!
Сөекле әниләр, апалар, сеңелләр, кызлар! Сезне чын күңелдән язның иң матур, иң якты бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
8 Март – ул язгы кояш нурлары, елмаюлар һәм чәчәкләр бәйрәме. Ә сез – шул язның үзе! Сезнең белән тормыш матуррак, эшләребез уңышлырак, көннәребез яктырак. Бу көнне табигать кышкы йокыдан уяна башлый, ә безнең күңелләр сезгә карата мәхәббәт, ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән тула. Сез – безнең илһам чыганагыбыз, безнең терәгебез һәм ышанычыбыз, тормышыбызның нигезе, гаилә учагының сакчысы. Шул ук вакытта сез хезмәттә дә зур уңышларга ирешәсез, районыбызның икътисадын, мәдәниятен, социаль өлкәсен үстерүгә лаеклы өлеш кертәсез. Сезнең тырышлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез безнең өчен үрнәк. Без сезнең белән горурланабыз. Аерым рәхмәт сүзләрен өлкән буын вәкилләренә, тыл ветераннарына, күп балалы әниләргә һәм бүгенге көндә илебез иминлеген саклаучы батыр улларын, ирләрен көтеп калучы барлык хатын-кызларга белдерәсем килә. Сезгә сабырлык, якыннарыгызның мәхәббәте, күңел тынычлыгы һәм иң мөһиме – сәламәтлек телим. Һәр көнегез кояшлы булсын! Бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын! Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!