Минем игезәк абыйларыма Хаббанов Илдар һәм Илгизәргә 14 августта 70 яшь тула.
Алар Сәпәй авылында гаиләбезгә беренче балалар булып дәньяга килә. 18 яшьтән Азнакай УТТсында шофер булып хезмәт юлларын башлыйлар. Намуслы, тырыш хезмәт куеп, күп мактаулы хатлар алып, “Мактаулы нефтьче” исеменә лаек булып ялга чыгалар.
Аларны олы юбилейлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Ходай биргән гомердә бәхетнең тулысын, сәламәтлекнең иң ныгын, җан тынычлыгы телибез. Бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп, тыныч тормышта якын кешеләрегезнең кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын сезгә, кадерле туганнарым.
Туганнар исеменнән: сеңлегез Фәридә
Нет комментариев