Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеең белән, хөрмәтле Мәйсәрә Сабуровна!

Азнакай районының легендар типография хезмәткәре, хөрмәтле ветераны Хафизова Мәйсәрә Сабур кызын олы юбилее: 90 яшь тулган көне белән тәбриклибез!

Мәйсәрә Сабуровнаның бөтен хезмәт юлы Азнакай типографиясе белән бәйле. 1953 елда Азнакайдагы 1 нче мәктәпне тәмамлау белән өйрәнчек булып эшкә килә. Тырыш, һәрчак белемгә омтылучы кыз бик тиз һөнәре буенча югарыга менә. Мәскәүдә Иван Федоров исемендәге нәшрият-типография техникумында белем ала. Гади хәреф җыючыдан эшне нормалаучы, техник дәрәҗәсенә күтәрелә. 1965-74 елларда типография мөдире булып эшли. Азнакай районы  Әлмәттән аерылып, “Коммуна”  газетасы Азнакайга кайтып “Маяк” булып чыга башлагач, Мәйсәрә Сабуровнага матди техник базаны яңарту өчен бик нык тырышырга туры килә. Көннәрен төнгә бәйләп эшлиләр алар. Шушы чорда типография бинасы Ленин урамыннан хәзерге Островский урамындагы бинасына күчерелә. Җиһазларны, линотипларны урнаштыру, яңа бинада өр-яңадан эшне башлап җибәрү өчен дә шактый хезмәт куела.

Мәйсәрә Хафизова бер коллективта 37 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Аннан соң да әле яшьләргә бик кыйммәтле киңәшләрен биреп тора, ярдәменнән ташламый. Озак еллар намуслы хезмәте өчен В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале, СССР һәм РСФСРның Министрлар Советларының һәм Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк Комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аның исеме районның “Хезмәт даны” китабына кертелә, ике чакырылышта поселок Советы депутаты булып сайлана. Лаеклы ялга чыккач та районның иҗтимагый тормышында кайный. Район ветераннар советының актив әгъзасы, типография пенсионерлары оешмасының җитәкчесе дә булып тора.

Бүгенге көндә Мәйсәрә апа кызы Ирина кияве Айратның ярдәмен тоеп яши. Оныклары Мәскәүнең бик дәрәҗәле югары уку йортларын тәмамлап, эшлиләр, Мәскәү шәһәрендә яшиләр. Мәйсәрә апа матбугат бәйрәмнәрендәме, башка гадәти көннәрдә дә “Маяк” газетасы редакциясенә елмаеп килеп керер, хәлләребезне белешеп торыр иде. Өлкәнәйгәч кенә сирәкләде. Ярдәмчел, киң күңелле, сабыр холыклы хезмәттәшебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының җылы кайгыртуын тоеп яшәвен телибез.

“Маяк” газетасы редакциясе коллективы, редакция һәм типография ветераннары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев