Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Юбилеегыз котлы булсын!

Бүген Чаллы шәһәрендә иҗат итүче якташыбыз Хәйруллин Данис Талибулла улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Данис абый! Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән кайнар тәбрик итәбез! Сез - татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән талантлы якташыбыз. Иҗатыгыз аша милләтебезгә, тарихыбызга, туган җиребезгә, авылларыбызга мәхәббәт тәрбиялисез. Сезнең белән горурланабыз һәм тырыш хезмәтегезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Сезгә бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез сөенечләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Киләчәктә дә зур иҗади уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Якыннарыгызның, райондашларыбызның, дусларның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән: "Маяк" редакциясе коллективы, "Гөлстан"  әдәби берләшмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев