Юбилеегыз котлы булсын!
Бүген, 21 июнь көнне, Хәлилова Гөлшат Әюп кызы матур юбилеен билгеләп үтә. Якыннары, туганнары аңа иң изге теләкләрен юллыйлар.
Бүген, 21 июнь көнне, Хәлилова Гөлшат Әюп кызы матур юбилеен билгеләп үтә.
Якыннары, туганнары аңа иң изге теләкләрен юллыйлар.
Кадерле әниебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз! Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә безне сөендереп озын-озак яшәргә язсын.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын!
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
70 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Иң изге теләкләр белән: балаларың, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев