Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеегыз белән, Әсгать Хаҗиевич!

Районда гына түгел, бөтен Республикага танылган тәҗрибәле, абруйлы каләм иясе, бар хезмәт юлын (40 ел) “Маяк” газетасына багышлаган Сәгытдинов Әсгать Хаҗи улының олы юбилее

Әсгать Хаҗи улы 1949 елда Азнакай районы Югары Стәрле авылында туа. Ул кулына каләм алуга ук, район газетасына мәкаләләр яза. Сәләтле егетне күреп алып, 1969 елда «Маяк” газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр эшенә чакыралар. 1975 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Әсгать Хаҗи улын районыбызның легендар шәхесе дип атарга тулы хокукыбыз бар. Көн туса, авылларда булды ул, авыл тормышы, аның фидакарь кешеләре турында, лаеклы гаиләләре турында, кайчагында тәнкыйтьләп тә язган мәкаләләре белән газета битләре тулып торды. Абруйлы,  гадел каләм иясе буларак, аны районда белмәгән кеше дә юктыр, аны яраталар, хөрмәт итәләр. Әсгать Хаҗи улы 2009 елда, лаеклы ялга киткәнче, шушы колективта хезмәт куйды: авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, редактор урынбасары булып эшләде. Хикәя, юмореска, шигырь һәм очерклар язды. Республика матбугаты уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулады. Районыбыз яңалыклары, уңышлары турында язып, республика газеталарын да баетып торды һәм әле дә актив хәбәрчебез. Ул Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия лауреаты, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә, “Ватаным Татарстан” газетасының Мактау китабына кертелә, Хезмәт ветераны.  

Розалия һәм Әсгать Сәгытдиновлар һәркемгә үрнәк гаилә корып, балалар үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттылар.  Бүгенге көндә Сәпәй авылында җиләк-җимеш, яшелчә үстереп матур гына яшиләр.

Әсгать Хаҗиевич, Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, бәхет, балаларыгызның оныкларыгызның куанычларына сөенеп, тигез канатлар булып яшәвегезне телибез. Күңелегездә иҗат ялкыны беркайчан да сүнмәсен!

Сезгә олы ихтирам һәм хөрмәт белән: “Маяк” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, ветераннары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев