Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеегыз белән!

Озак еллар дәвамында районыбызның “Маяк” газетасы мөхәррире булып эшләгән, танылган журналист, җитәкче Шәймәрданова Гәүһәр Әгъләметдин кызының олы юбилее

Гәүһәр Әгъләметдин кызы 1954 елда Азнакайда туа. Урта мәктәптән соң Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 1982-94 елларда “Маяк” газетасы редакторы урынбасары, 1994-2012 елларда редакторы булып эшли. 2008 елдан “ТАТМЕДИА” ААҖ филиалы директоры-баш мөхәррире. 2005 елда “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә. Гәүһәр Әгъләметдин кызы җитәкчелек иткән чорда кискен үзгәртеп корулар, борылышлар булды. Редакция хезмәткәрләре тулысынча компьютерга күчтеләр, газетаның ике телле үз сайты да, электрон версиясе дә барлыкка килде. Көчле эрудицияле шәхес, тормышның икътисад өлкәсендә булсынмы, сәясәттәме – һәрьяклап белемле, хәбәрдар, кыю Гәүһәр Әгъләметдиновна җитәкчелегендә. газета яңа чорга лаеклы керде. Иң авыр вакытларда да газетаның йөзе югалмады, үз югарылыгында калды, яратып укыла торган басма булып калды. Бу уңышларның барысында да 18 ел буе дилбегә башында торган Гәүһәр Шәймәрданованың олы өлеше бар. Лаеклы ялга чыккач, ул Казан шәһәренә күчеп китеп, хәзер шунда яши.

Гәүһәр Әгъләметдиновна! Сезне ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, оныкларыгызның сөекле әбисе булып, күңел тынычлыгы белән иминлектә яшәргә насыйп булсын.

Сезгә олы ихтирам һәм хөрмәт белән: “Маяк” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, ветераннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев