Белем көне белән!
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары, укучылар, әти-әниләр!
Сезне Белем көне, яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм.
Белем көне, беренче кыңгырау, беренче укытучыларыбыз... Балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган, онытылмас, дулкынландыргыч көн ул.
Азнакайлылар сынатмыйлар. Укучыларыбыз елдан-ел укуда һәм башка чараларда матур күрсәткечләргә ирешәләр. Алар - безнең горурлыгыбыз!
Укытучыларыбыз үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, балалар тирән, төпле белем алсын өчен бар тырышлыкларын куялар. Аларга, мәгариф системасы хезмәткәрләренә, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, җиңел булмаган хезмәтләрендә тырыш түзем булганнары өчен рәхмәт белдерәм. Уку елы яңа уңышлар-казанышларга бай булсын! Сезгә бәхет, иминлек, сәламәтлек, хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Белемдә - бәхет. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев