Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Азнакай районы башлыгы энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген районыбыз энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Яктылык өләшүчеләргә район башлыгы Марсель Шәйдуллин да изге теләкләрен җиткерде

Хөрмәтле энергетиклар, тармак ветераннары!

Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.

Бүген без яшәешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бер генә минутка ут сүнсә дә, дөнья туктап калган кебек була. Бүген авылларыбыз, шәһәрләребез электр нурына күмелеп утыра, өйләребез якты, җылы икән, моның белән без сезгә – энергетикларга рәхмәтлебез.

Районыбызның хөрмәтле энергетиклары, кадерле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, барыгызга да тотрыклы һәм һәлакәтсез эш, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим! Сез кешеләргә бүләк иткән яктылык, үзегезгә аларның елмаюы һәм йөрәк җылысы булып кайтсын!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев