Авылыбызның игелек иясе
Бу дөньяда гомер иткәндә шундый ярдәмче кешеләр очрый, аларның калебләренә Аллаһ Тәгалә туган нигезгә, туганнарга, якыннарга карата зур мәхәббәт, рәхимлелек урнаштырган.Шуңа өстәп юмартлыгын өеп биргән.
Алар һәрбер мохтаҗ кешегә ярдәмгә ашыгалар, үз байлыкларыннан өлеш чыгаралар. Андый кешеләр белән сөйләшүе дә рәхәт, алар алтынга тиң киңәшләр бирәләр. Менә шундый кешеләрнең берсе – Азнакай районы Татар Шуганы авылында туып үсеп, башкалабыз Казанда гомер итүче хөрмәтле авылдашыбыз Хәйруллин Рафаэль Талибулла улы. Аның гомер бәйрәме – 70 яшь.
Рафаэль абый читтә гомер итсә дә, туган авыл, туган нигез һәм туганнар хакын күз карасы кебек саклаучы хөрмәтле авылдашыбыз! Туган авылыбызның үсешенә һәрдаим ярдәмен тоябыз, аның куйган изге гамәлләре бихисап. Күп еллар авылыбызда Сабантуйлар үткәргәндә иганәче ярдәме күрсәтә, озак еллар кичке Сабантуйга авыл халкына татар эстрадасының бүгенге көндә танылган җырчылары Илсөя Бәдретдинова, Алмаз – Зөлфирә Мирзаяновлар, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, "Айфара" төркеме чыгышларын бүләк итте. Мәчетебез төзелешендә һәм аның эшчәнлегенә, зиратларны төзекләндерүдә сәдакалар бәрабәренә ярдәм итә. Авылыбызның чишмәләрен төзекләндереп, авыл халкы, кайткан кунаклар өчен матур ял урыны төзеде. Шулай ук ел саен изге Корбан һәм Рамазан бәйрәмендә барлык авылдашларны, якташларны Аллаһ йорты булган мәчетебезгә җыеп, Коръән мәҗлесе оештыра. Бу санап үткән изгелекләр Рафаэль абый кылган гамәлләрнең бер тамчысы гына әле. Пәйгамбәребезнең хәдисендә “Кем дөньялыкта вакытта изге гамәлләр кылса, чишмәләр ачканда ярдәм итсә, мәчетләргә булышса, бу дөньядан үткәчтен җәрия сәдакасы барып торыр", – дигән.
Хөрмәтле Рафаэль Талибулла улы! Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләрегезне кабул итсен! Авылыбызга, аның халкына күрсәткән хөрмәтегез, яхшылыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт Сезгә! Без сезнең белән горурланабыз. Рафаэль абыйның һәр күзәнәге туган авылым, туган нигезем, туганнарым дип сулый кебек. Мондый авылдашлар татар илендә берничә генәдер!
Рафаэль абый башкалада гомере буена авыл хуҗалыгына бәйле урыннарда җитәкче булып хезмәт итте. Хөкемәтебез аның хезмәтен зурлап "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" Мактаулы исем белән бүләкләде. Ул гаиләдә хөрмәтле ир, яраткан әти, дәү әти. Рафаэль абыйны хәләле Фәридә апасыз, Фәридә апаны Рафаэль абыйсыз күрмәссең. Һәр гамәлен күтәреп алучы, куәтләүче, көч бирүчесе дә Фәридә апа! Ул ике кызының яраткан әтиләре, биш оныкның яраткан дәү әтисе.
Хөрмәтле Рафаэль абый! Барлык авыл халкы, авылдашлар, авыл җирлеге Советы, авыл мәхәлләсе, авылның ветераннар советы, үземнең исемнән Сезне күркәм туган көнегез белән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хәерле, бәрәкатле гомер насыйп итсен! Фәридә апа белән тигез булып, балаларыгызның, оныкларыгызның куанычларын күреп, хөрмәтләрен тоеп, озак еллар якыннарыгызны, авыл халкын сөендереп яшәргә насыйп булсын! Матур картлыкларга җитеп, ак бабай, ак әби булып оныклар никахында түрдә утырып, оныкчыклар сөяргә Раббым насыйп итсен.
Иң изге теләкләр белән: Татар Шуганы авылы имамы хаҗи Равил хәзрәт Дәүләт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев