15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн
Хәтер мәңгелек сакта
Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 37 ел тула. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Ул Әфганстан Демократик республикасында интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы символы. Без Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны искә алабыз. Безнең бурычыбыз – шәһитләр хәтерен мәңгелеккә сакларга, аларның батырлыгын онытмаска!
Хөрмәтле интернационалист сугышчылар! Тынычлыкны һәм тотрыклылыкны ныгытуга керткән өлешегез, тәҗрибәгез һәм зирәклегегез үсеп килүче буын өчен бәясез. Сез ватанпәрвәрлек, батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып торасыз. Бу истәлекле көндә батыр егетләребезгә, аларның әти-әниләренә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, гаиләләрегездә тынычлык һәм иминлек телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев