Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

12 июнь – Россия көне

Хөрмәтле, азнакайлылар!

Сезне Россия көне белән  чын күңелдән  тәбрик итәм.

Бу бәйрәм – безнең Ватаныбызның дәүләтчелеген, иреген һәм үсешен символлаштыра. Ул һәрберебезнең Ватанга мәхәббәтен, аның киләчәге өчен җаваплылык хисен берләштерә.

Россия – безнең туган җиребез булу белән беррәттән, зур һәм тату гаилә дә. Аның чиктән тыш бай тарихы, мәдәнияте һәм күпмилләтле халкының гореф-гадәтләре безне үзенә туплый. Без үзебезнең районның социаль-икътисади үсешенә, инфраструктураны яхшыртуга, яңа эш урыннары булдыруга һәм һәр кешенең тормыш сыйфатын күтәрүгә зур тырышлык салабыз.

Кадерле райондашлар! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, ышанычлы киләчәк һәм яңа казанышлар телим. Һәр йортта шатлык, игелек һәм муллык булсын. Һәрберегезнең хезмәтебез һәм тырышлыгыбыз ил үсешенә зур өлеш кертсен!

Бәйрәм белән, дуслар! Россия Көне белән! 

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев