Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Күктәкәдә суга баткан кызны эзләү дәвам итә

5 июль көнне бөтен районны тетрәндергеч фаҗига булды. Күктәкә авылында көтү көткәндә Ык елгасында коенганда 18 яшьлек игезәкләр Артур һәм Зәрия суга бата. Артурның гәүдәсен табалар, ә Зәрияне эзләү дәвам итә.

"Эзләү эшенә тирә-як авыллардан да, шәһәрдән дә кешеләр, волонтерлар кушылды. Бу балаларны Ринат абый белән Әлфия апа кечкенәдән тәрбиягә алып, бик тәртипле итеп үстергәннәр иде. Мәктәптән соң  Артур белән Зәрия Лениногорскта техникумга укырга керде, беренче курсны тәмамладылар. Гаилә өчен әйтеп бетергесез зур кайгы. Ринат абый бу хәсрәттән авырып, сырхауханәдә ята. Әлфия апага сабырлык сорыйбыз", - ди Тымытык авыл җирлеге башлыгы Эльвира Гыйләҗева.

Зәриянең тиздән никахы да булырга тиеш булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев