Азнакайда балалары урамда йөргән ата-аналарны җәзага тарталар
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда балалары урамда йөргән ата-аналарны җәзага тарталар

Үзизоляция чорында балалар өлкәннәр озатуыннан башка гына урамга чыга алмый.

Үзизоляция режимы кертелүгә карамастан, урамда, паркларда йөрүче балалар җитәрлек. Бу чорда балигъ булмаган балаларга әти-әниләреннән башка урмада йөрү тыела. Хокук бозучыларны ачыклау, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында полиция вәкилләре әледән-әле тикшерүләр уздыралар.

Соңгы вакытта гына да үзизоляция режимын бозучы 19 балигъ булмаган баланың ата-анасына карата Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында Кодексының  «Ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү» маддәсе буенча беркетмә төзелгән.

Фото: архив

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев