Азнакайда атна саен 4-6 кеше мошенниклар кулыннан каза күрә.
Узган атнада 53 яшьлек ир-ат та 1 миллион акчасыннан колак кага. Төрле номердан шалтыраткан мошенниклар аның исеменә чит кешенең кредит алырга җыенуын әйтә. Ә моңа юл куймас өчен, кредит рәсмиләштерергә һәм барлык булган акчаларын билгеле бер счетка гына күререргә кирәк була.
Башына бернинди шикле уй кермәгән ир-ат 1 миллионнан артык акчасын (аның 180 меңе – кредит) мошенниклар әйткән счетларга күчереп куя. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлаган вакытта, әлбәттә, соң була.
Фото ИА «Татар-информ»
Нет комментариев